92 яшьлек сәясәтче Жан-Мари Ле Пен 88 яшьлек сөйгәне белән яшереп кенә никахлашкан | intertat.tatar

92 яшьлек сәясәтче Жан-Мари Ле Пен 88 яшьлек сөйгәне белән яшереп кенә никахлашкан

Франция сәясәтчесе хатыны Жани белән 1991 елдан бирле яши икән.

Дөньяда танылган француз сәясәтчесе, «Национальный фронт» партиясенә нигез салучы Жан-Мари Ле Пен хатыны Жани белән яшереп кенә никахлашкан. Бу турыда BFMTVА басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбрә итте.

Католик дине буенча нмикахлашу хатынның өендә булган. Ле Пен тантанага беркемне дә чакырмаган, хәтта туганнары — кызлары һәм апасы да булмаган. Алар никахлашу турында журналистлардан гына белгән.

Ле Пен хатыны протестант булуга карамастан, тантананы католик динчесе Филипп Лагери уздырган.

2020 елның җәендә Лен Пенга 92 яшь, хатынына 88 яшь тулган. Бу кешеләр инде 1991 елдан бирле бергә яшәгән, ти никахлашу хәзер генә булган, диелә хәбәрдә.

Хәзер «Национальный фронт» партиясе белән Жан-Мари Ле Пенның кызы — Марин Ле Пен җитәкчелек итә.