Егетләр мунчада матурлык бәйгесе оештырган

Бер төркем татар егетләре «Татар радиосы”ның баш мөхәррире Айваз Садыйровның туган көне уңаеннан мунчага җыелган.
Бу хакта җырчы Илназ Гарипов үзенең аккаунтында хәбәр итә. «Айвазның туган көне уңаеннан матурлык бәйгесе», - дип язган Илназ һәм үзенчәлекле фото урнаштырган.



Фотога: “Арада шәп егетләр күренә!”, “Ир-ат маймылдан әз генә матуррак булырга тиеш, дигән сүз нәкъ сезнең хакта”, “Уф үләм, аяклары! Аның әзрәк кырып булмыймы икән?”, “Мин монда кипкән балыклардан кала берни күрмим” дигән фикерләр белдергәннәр.



Сезнеңчә, “матурлык” бәйгесендә кем җиңүгә лаеклы?