Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров яңа образга керү өчен күкрәк ясаткан һәм арт ягын кабарткан

Пародияләр остасы виртуаль дусларына спектакльгә яңа образны күрсәтте.

news_top_970_100
Данир Сабиров яңа образга керү өчен күкрәк ясаткан һәм арт ягын кабарткан
Александр Эшкинин

Данир Сабиров кызыклы видео куйган. Ул анда хатын-кызның эчке киемен кигән.

«Сәхнәдә миңа пластик операция ясатмыйча гына хатын-кызга әверелергә кирәк. Серне чиштем, әмма чын хатын-кыз буларак күлмәгемне күрсәтмим. Я, әйтеп карагыз, кемгә пародия ясыйм? Кайсы хатын-кызның пропорцияләре, параметрлары?» — дип көзге янында бөтерелә ул.

Инстачылар арасында яңа образны төрлечә кабул итүчеләр бар.

Пародия остасының виртуаль дуслары бу образны Ләйсән Мәхмүтова, Бәширә апа, Әлфинә Әгъзамова, Эльмира Сөләйманова, Мэрилин Монро, Анфиса Чехова, Дженифер Лопес кебек танылган артистларга охшаткан.

«Данира апа», «Абау, хәшәрәт», «И, Ходаем, нишли бу артистлар?» — дип шаккаткан кайберәүләр.

«Чыдап та булмый, тизрәк күлмәк кидереп карыйсы килүдән бүген төнлә тыныч кына йоклап та булмаячак инде», «Кем уйлап таба боларны? Каян шулкадәр фантазия? Көлеп эчем катты. Бөтен кигән киемең, сөйләгәң юморың, бөтен нәрсә килешә сиңа», «Шәп», — дип комментарий калдыручылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100