Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ә кем ул Илназ?» — Илназ Сафиуллинга мактаулы исем биреләчәк

Винера Ганеева шәкертенә мактаулы исем бирелү белән горурлана.

news_top_970_100
 «Ә кем ул Илназ?» — Илназ Сафиуллинга мактаулы исем биреләчәк
Салават Камалетдинов

Илназ Сафиуллинга Татарстанның атказанган артисты исеме биреләчәк. Бу хакта җырчының укытучысы, Татарстанның халык җырчысы Винера Ганеева инстаграмда хәбәр итә.

«Сөенечле хәбәр килде. Укучым Илназга мактаулы исем бирү турында карарга президентыбыз кул куйган. Бу бит зур бәхет», — дип яза ул.

Инстаграм дуслары арасында беренче сорау мондый булган.

«Ә кем ул Илназ? Аның нинди җырлары бар?» — дигән алар.

«Илназ Сафиуллин иҗади гаиләдә туган. Зиннур Сафиуллинның улы. Бик күп җырлар авторы. Илназ „Сәләт“ оешмасында балалар белән эшләү дәверендә үзенең җыр сәнгатен үстерде. 15 ел инде сәхнәдә», — дип аңлаткан Винера Ганеева.

«Гафу, белмибез. Алга таба дәвам итсен җырлавын», — дигәннәр аңа каршы.

«Илназга исем биргәч, ярыйсырак җырчыга нәрсә кала инде?» — дип тә сораганнар.

«Лаеклылыларга бирерләр, борчылмагыз. Башымны катырмагыз төрле фикерләр белән. Иң яхшысы - чыгып китегез моннан», — дип усал җавап биргән җырчы.

«Лаеклыларга бирмиләр шул», — дип көрсенгән ул инстачы.

«Яратабыз Илназның җырлавын», — дип язып, Илназга уңышлар теләүчеләр дә бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100