Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Инстачылар Алсу Фазлыеваның күлмәген ошатмаган: «Кимә мондый капчык»

Хейтерлар комментарийларны мулдан язган.

news_top_970_100
Инстачылар Алсу Фазлыеваның күлмәген ошатмаган: «Кимә мондый капчык»
«Татар-информ» архивы

Алсу Фазлыева капчык сыман күлмәк кигән фотосын куйган. Җырчы күлмәген ошатмаячакларын үзе дә белгән һәм хейтерларны уятып җибәрү өчен аларга сәлам биргән.

Алар озак көттермәгән, комментарийлар мулдан: «Коточкыч күлмәк», «Кимә мондый капчык. Бөтен матурлыгыңны бетерәсең», «Нәрсәсе матур, мактанчык, кылтык, ни татарча, ни русча сөйли белми», «Киенә белү үзе бер талант. Үзеңә килешкән киемне сайлый белергә кирәк», «Хейтерларыгыз да үз арагыздан инде», «Моннан да котсызрак киемең юк идеме», «Абау», «Үләм, ямьсез», «Яңа ел чыршысы булган», «Бер дә матур түгел, котсыз» һ.б.

«Үлеп китмәсеннәр нервланып, андый фотолар куймагыз», — дип киңәш биргән берәү.

«Стильле, уңайлы, мода буенча», «Матур кешегә капчык кидерсәң дә килешә. Йөзе нурлы», «Күлмәгең супер», — дип моданы аңлаучылар язган бугай.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100