Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей: «Туй булмаска да мөмкин иде…»

Җырчы һәрвакыт янәшәсендә булган якыннарына рәхмәт сүзләре язган.

news_top_970_100
Элвин Грей: «Туй булмаска да мөмкин иде…»
Рамил Гали

«Туй булмаска да мөмкин иде, әгәр янәшәдә якын кешеләребез булмаса», — дип язган Элвин Грей инстаграмга, әти-әниләре белән төшкән фотоларын урнаштырып.

«Әти-әниләребез, безгә булган игътибарыгыз һәм гомер буена кайгыртып яшәвегез өчен рәхмәт белдерәбез. Без сезне яратабыз», — дигән ул.

Виртуаль дуслары фотоларда Инзиләнең әнисенә бик охшаган булуы турында комментарийлар калдырганнар. «Әнисе белән кәләшеңне бутый күрмә», — дип тә шаяртканнар.

Инзиләнең әнисенең туйдагы образына бәйләнүчеләр табылган. «Башка күлмәк кидертәсе иде», «Күлмәге ярый әле. Аяк киеме образына бөтенләй туры килми» — дип яза алар.

Күлмәге дә, прическасы да үзенә бик килешә. Нинди кием киясе турында сездән сорап торган ди менә», — дип Элвин Грейның әбисен (Инзиләнең әнисе) яклаучылар да булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100