Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей белән хатыны ширбәт аен кайда уздыра?

Яшьләр Төркиянең кыйммәтле отелендә ял итә.

news_top_970_100
Элвин Грей белән хатыны ширбәт аен кайда уздыра?
https://www.instagram.com/elvin_grey_music/

Башкортстанның һәм Татарстанның популяр артисты Элвин Грей хатыны Инзилә белән ширбәт аена киткән. Инстаграмдагы геолокация яшьләрнең Төркиянең Бельдиби курортындагы элиталы отельдә ял итүләрен әйтә.

Rixos Sungate кунакханәсендә сентябрьдә бер атна ял итү 350-370 мең сум тирәсе тора. Люкс номерларга бәя 400 меңнән башлана.

Элин Грей белән Инзиләне кунакханәдә матур итеп каршы алганнар. Урын-җирләрен роза чәчәкләре һәм сөлгедән пар аккошлар ясап бизәгәннәр.

Җырчының сторисларында отельнең территориясен, үзләренең су мотоциклларында йөреп күңел ачканнарын күрергә була.

Элин Грей белән Инзилә Фәтхетдинованың грандиоз туе бу ялларда Уфа шәһәрендә узды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100