Алсу Фазлыева өченчегә бәби көтәме?

Азат Фазлыев инстачыларга өч сорау биргән.

Азат Фазлыев Алсу белән төшкән матур фотосын куйган һәм өч сорау язган. «Бездән кайсы хәбәрне ишетергә телисез?

1) Тиздән концертлар башлана.

2) Яңа җырыбыз чыкты!

3) Алсу өченчегә бәби көтә, дигән ул.

Инстачылар: «Ике хәбәр болай да аңлашыла, өченчесен көтәбез», - дип җавап язганнар.

«Артистларыбыз үзизоляцияне бушка уздырмаган. Барысы да эш белән мәшгуль булган», «Бәби көтә», «Берәр кызчык алып кайтырсыз инде», дип комментарий калдырган иҗади гаиләнең виртуаль дуслары.

«Сезнең өч малай түгелмени?» - дип сораучыга: «Алсуның минем белән өч малай», - дип җавап язган Азат.