Рәфинә Ганиуллина белән Рәзил Камалов өченче тапкыр әти-әни булачак | intertat.tatar

Рәфинә Ганиуллина белән Рәзил Камалов өченче тапкыр әти-әни булачак

Җырчы сөенече белән инстаграмда уртаклаша.

Җырчы Рәфинә Ганиуллина белән баянчы Рәзил Камалов өченче тапкыр әти-әни булырга җыена. Бу хакта Рәфинә инстаграмда хәбәр итте.

«Гаилә хәлләребезне бик сөйләп йөрергә яратмыйбыз. Ләкин билгеле бер срокта яшереп калып булмый торган серләр бар. Өченче улыбызны көтәбез, Аллаһка шөкер. Исән-сау булыйк барыбыз да», — дигән ул.

Рәфинә Ганиуллина белән Рәзил Камалов Айтуган һәм Сөләйман исемле ике ул үстерәләр.