Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бер дә болай тыпырчынмый иде» — Ришат Төхвәтуллинның биюен ошатмаганнар

Җырчының бер Сабан туендагы чыгышында аякларын болгап биюе инстачыларда ризасызлык тудырган.

news_top_970_100
«Бер дә болай тыпырчынмый иде» — Ришат Төхвәтуллинның биюен ошатмаганнар
Салават Камалетдинов

«Бер дә болай тыпырчынмый иде, тыныч кына җырлый иде. Нәрсә булган Ришатка?» — дип аптырашкан инстачылар Ришат Төхвәтулинның биюен күреп. Инстаграмдагы фан төркеме урнаштырган видео астында бихисап күп комментарийлар җыелган.

«Нәрсә булды бу? Аңлап бетермәдем. Җырлый белмәүчеләр сикерсен үрле-кырлы. Ә сез дәрәҗәгезне төшермәгез. Халык сезне ничек бар, шулай ярата»;

«Ришат энем, көең, моңың бар. Яратып тыңлыйбыз. Болай тыпырчына башласаң, күңелебез кайтыр. Матур итеп, сикеренмичә генә җырла берүк»;

«Ришат, сиңа сикерү килешми. Бии белмисең. Хәрәкәтләрең тактка туры килми»;

«Тямай сикерә дип, син дә сикерәсеңме? Син башка җырчы бит, дәрәҗәңне төшермә»;

«Килешмәй һиңә һикереү. Матур моңоңды, йырҙарыңды мыҫҡыл иткән кеүек күренә. Һикермәй генә йырла, зинһар»;

«Нигә болгыйсың ул аягыңны?» — дип ябырылган халык.

«Мөнир Рахмаев кебек сикерәсең», — дип тә язганнар.

«Һәркемнең үз юнәлеше. Рахмаевның Сабантуйлардагы, туйлардагы дәртле биюләренә әле беркемнең дә җитә алганы юк. Кимсетмәгез. Ул башлады күңел ачулардагы позитивны. Ә Төхвәтуллинның бу контекстта биюе урынлы. Сабантуйда ул, халык биеп тора, сәхнә кечкенә булгач, видеоны уңышсызрак төшергәннәр»;

«Абау, саташкан җаннар! Яшь егет колга кебек басып торсынмы? Сузып җырлый торган борынгы җырларга сикерми бит. „Баламишкин“га бер җырчы да „үрә“ тормый. Аның әле темпераменты ташып торырга тиеш, ул бит яшь», — дип яклаучылар да булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100