Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Миләүшә Сафина гаиләсендә шатлыклы вакыйга

Җырчы күптәнге хыялының тормышка ашуы хакында хәбәр итте.

news_top_970_100
Җырчы Миләүшә Сафина гаиләсендә шатлыклы вакыйга
Салават Камалетдинов

«Бүген безнең өчен гадәти булмаган көн! Шатлыгыбыз белән бүлешәсебез килә. Шәһәр читендәге өебезнең бәхетле ияләре булдык. Мин бик бәхетле, иң зур хыялым тормышка ашты. Ул хыялга зур максатлар куеп атладым. Якыннарым бу хакта белә, алдаларга юл куймаслар. Язмышыма рәхмәт, кыйммәтләребез, хыялларыбыз туры килерлек кеше белән очраштырганына. Аллаһка шөкер, безнең өй, безнең оябыз! Алда безне бик җаваплы ремонт чоры көтә. Тик мин инде күптәннән өемнең нинди булырга тиешлеген уйлап куйган идем, шуңа тизрәк эшне башлап җибәрәбез. Бик тиздән җылы, якты өебезгә күченербез дигән теләктә калабыз!» — дип сөенече белән бүлешкән җырчы.

Инстачылар да җырчы белән бергә шатлана.

«Куаныч, бәхетле нигез булсын!», «Бәрәкәтле булсын», «Күзләр тимәсен, афәрин», «Бәхетле гомер кичерергә насыйп булсын!», «Без сезнең өчен бик шат», — дип язган җырчының виртуаль дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100