news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда кулъязма Коръәнне унбиш миллионга саталар

Гарәп графикасында язылган китапның үз тарихы бар.

news_top
Чаллыда кулъязма Коръәнне унбиш миллионга саталар
Салават Камалетдинов

Чаллыда түләүсез игъланнар сайтында Коръән сату турында хәбәр чыккан. Кулъязма китапны унбиш миллион сумга сатарга җыеналар. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.

Коръән гарәп графикасында язылган. Сатучы китапның тарихи булуын әйтә.

«Бу Коръәннең хуҗасы күп сугышларда булган, китапны йөрәк янында саклаган. Ул исән калган, аннары Коръәнне улына тапшырган», - диелә игъланда.

Хуҗа кеше бу китап өчен түләнгән акчаны тернәкләндерү үзәге төзүгә һәм агачлар утыртуга тотарга җыенуын да әйтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар