Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бизәнсәм, олыгаям»: Гөлназ Асаева бизәнмичә төшкән фотосын күрсәтте

«Нык матур, күзне алып булмый», — дип яза сурәтне күргән кешеләр.

news_top_970_100
«Бизәнсәм, олыгаям»: Гөлназ Асаева бизәнмичә төшкән фотосын күрсәтте
Александр Эшкинин

Гөлназ Асаева Инстаграмдагы сәхифәсенә җиңелчә генә бизәнеп төшкән фотосын куйды. «Матурмы? Артыгын бизәнмәдем, күп бизәнсәм, олыгаям да куям», — дип яза җырчы.

Инстачылар Гөлназны бизәнмичә дә бик ярата икән. «Матур кеше ничек булса да, матур. Бәхетең матур булсын», — диләр.

«Чама белән, җиңелчә макияж кирәк. Шул җитә, артык җете кирәкми. Син яшь бит әле, матурлыкны сакларга кирәк. Тамашачыга син җырлаганда, алар белән аралашканда ошыйсың. Синең ничек бизәнүең аларны кызыксындырмый диярлек. Табигый бул», — дип киңәш иткән бер кеше.

Шулай да,  төрттереп алучы да табылган. «Кыланчык», «Ямьсезләр бизәнсен», дип язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100