Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Данир Сабиров инстачылар белән туры эфирда күзләренә операция ясатты

Юмор остасы күзләренең балачактан начар күрүе турында сөйли.

news_top_970_100
Данир Сабиров инстачылар белән туры эфирда күзләренә операция ясатты
"Татар-информ" архивы

Данир Сабиров күзләрен янә тикшерткәннән соң, операция ясатырга булган. Операция барышын туры эфирда виртуаль дуслары да карап барды.

Видеода юмор остасын операция алдыннан киендереп куйганнар. «Мине шулай итеп киендерделәр. Миңа түгел, мин кемгәдер операция ясыйм кебек», — дип шаяртты ул һәм дулкынланмавын да әйтте.

«Күзләрем балачакта күзлек кимәү сәбәпле, тагын да начар күрә башлады, чөнки балачакта күзлектән ояла идем. Мине „очкарик“, „Шурик“ дип үртиләр иде. Шуңа күзлек кимәдем. Хәзер дә кияргә яратмыйм. Күзлекне машина йөрткәндә, укыганда гына киям, анда да һәрвакыт түгел. Биш ел элек күзләремне тикшерткәч, табиблар күз күремен кайтарып булмый дип әйтте. Ул вакыттан бирле технологияләр алга киткәндер инде… Бүген табиблар операциядән соң 90 процент күрәчәксең, диделәр. Хәзер сул күзем - 30, уңы 50 процент кына күрә», — дип сөйләп алды ул операция алдыннан.

Данир Сабировның ике күзенә операция 22 минут дәвам итте. Ул операциядән чыккач та хис-кичерешләре белән уртаклашты: «Әлегә томанлы күрәм. Операция вактында төчкерәсем килде, әмма төчкерсәм, күзсез калырмын дип курыктым».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100