Чаллы стилисты татар артистларының киенү рәвешен тәнкыйтьләгән | intertat.tatar

Чаллы стилисты татар артистларының киенү рәвешен тәнкыйтьләгән

Илсөя Борис җырчыларның сәхнәгә зәвык белән киенеп чыгуларын тели.

Чаллының танылган стилисты Илсөя Борис үзенең сторисларында татар эстрадасы артистларының киенүе турында сөйләгән. «Кыскача татар эстрадасы турында. Без бөтенебез дә бер-беребезне дүртенче яки унынчы кеше аркылы беләбез. Шуңа күрә артистларга бер теләгемне җиткерергә телим. Халкыбызның бай рухи мираска ия булуын истә тотып, җырчыларыбыз стиль белән, зәвыклы итеп киенсеннәр иде», - ди ул. Стилист әлеге сүзләрне телеэкраннарда Айлин җыр башкарганда язган.