Рөстәм Нәбиев Данир Сабировка «бала караучы» булып урнашкан

Җырчы Данир Сабировка кунакка килгән Рөстәмне артистның кызлары бигрәк тә үз иткән.

Башкортстанның Чакмагыш районы егете Рөстәм Нәбиев Омскида казарма җимерелү аркасында ике аягын да югалткан кеше. Ул бик актив яшәү рәвеше алып бара, Инстаграмда популяр блогер. Соңгы араларда күренгәнчә, ул Инстаграмда Данир Сабиров белән еш аралаша.

Кичә элеп куелган видеода ул җырчы һәм юмор остасы Данир Сабировның кызы Данияне аркасында атындыра. «Бала караучы хезмәтен башкарам. Балаларыгыз белән уйныйм. Беркемгә дә күңелсезләнергә туры килмәс. Кыйммәт түгел. Кызыксынсагыз, чакырыгыз», — дип шаяртып язып куйган.

Элегрәк Данир Сабировның үз битендә кызлары Мәрьям һәм Даниянең Рөстәм белән уйнаганын видеога төшереп куйган иде. Рөстәмнең кызлар белән бергә курчак өе һәм аңа мебельләр җыйган сторисы чыкты. «Бала караучыбыз бар хәзер. Күңелебез тыныч», — дип шаярта анда юмор остасы.

«Кирәк булса, арзанга гына мебель дә җыярга булыша алам», — дип җавап яза Рөстәм.

Өч кыз бала белән төшкән фотосын урнаштырган Рөстәм, икенчегә бала көтүче хатыны Индирага да мөрәҗәгать итеп: «Нәрсә әйтергә теләгәнемне аңлагансыңдыр?!» — ди.