Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөфти үзенең беренче Коръәнен 100 сумга «рассрочкага» сатып алган булган

«Мин үземнең Коръән булуы турында хыялландым», — дип балачагын искә төшерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

news_top_970_100
Мөфти үзенең беренче Коръәнен 100 сумга «рассрочкага» сатып алган булган
Солтан Исхаков

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин беренче Коръәнен сатып алуы турында хатирәләре белән уртаклашты.

«Мәчеткә йөргән вакытта безне Рәйсә ханым укытты. Ул Коръән сата иде. Ә мин үземнең Коръән булуы турында хыялландым. Ә анда Коръән 100 сум тора иде. Бу ул вакыттагы хезмәт хакыннан да күбрәк бит. Ул вакытта миңа 11 яшь иде әле.

Күз алдына китәресезме, 11 яшьлек малайны… Мин аны «рассрочкага» алдым. Әбидән, бабайдан әз-мәз алып, шулай сатып алдым», — дип сөйләде ул.

Мөфти Казанга килгәч, Коръәннең биредә арзанрак булуын күргән.

«Казанга килгәч, Коръәннең 10 сум торганын күрдем. Ул вакытта түләнелгән иде шул инде», — дип искә алды ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100