Илшат Исхаков гаиләсенә кайгы килгән | intertat.tatar

Илшат Исхаков гаиләсенә кайгы килгән

Алып баручының әнисе вафат.

Тамада Илшат Исхаков гаиләсенең ишеген кайгы шакыган. Танылган алып баручының әнисе якты дөньядан китеп барган. Бу хакта Илшат инстаграм сторисларында яза.

Әнисе белән төшкән фотосын урнаштырып: «Хуш, әнием. Без сине яратабыз», — дип саубуллашкан ул якын кешесе белән.