news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Иң кадерле бүләк шул сезгә»: тамашачы Илсөя Бәдретдиновага ике кило бәрәңге биргән

«Казан уртасында яшәсәң, бәрәңге тагын да кыйммәт әле», — дип кабул итеп ала бүләкне җырчы.

news_top
«Иң кадерле бүләк шул сезгә»: тамашачы Илсөя Бәдретдиновага ике кило бәрәңге биргән
Расих Фәсхетдинова

Байлар Сабасындагы концертта бер хатын Илсөя Бәдретдиновага ике кило бәрәңге бүләк иткән.

«Беренче көн. Бәрәңге алып килделәр», — дип сторис куйган җырчы.

«Карагыз нинди зур бәрәңге алып килдем. Бәрәңге быел кыйммәт бит. Базарда килосы 23 сум, ә кибеттә 43 сум тора. Монда ике кило бәрәңге бар. Бу сезгә шундый озакка җитәчәк», — дип сөйли бәрәңге алып килгән җанатар. Ул бәрәңгеләрне бәләкәй кәрзингә тутырып килгән.

«Казан уртасында яшәсәң, ул тагын да кыйммәт әле», — дип кабул итеп ала бүләкне җырчы.

«Иң кадерле бүләк шул сезгә», — ди бүләк алып килгән тамашачы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар