Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөфәр Билалов Зәйнәб Фәрхетдиновага: «Башка концертлар белән йөрмәссең инде»

Җырчыга ире иҗаттан китәргә кушкан.

news_top_970_100
Зөфәр Билалов Зәйнәб Фәрхетдиновага: «Башка концертлар белән йөрмәссең инде»
https://www.instagram.com/p/CFPy6VtjDRi/

Зәйнәб Фәрхетдиновага ире җыр сәнгатеннән китәргә тәкъдим иткән. Җырчы бу турыда инстаграм сәхифәсендә язган. 

«Җырчы булып кына калсам ярый бит, сәхнәдән барыбер китә алмыйм мин», — дип, Зөфәр белән бәхәсләшеп алам.

Ул минем белән ризалашып: «Алла боерса, бу сезонда җырларыңны халыкка күрсәтерсең дә, башка концертлар белән чыгып йөрмәссең инде, җитәр», — ди, бик җитди итеп.

Ә мин аңа: «Ничек инде тамашачым барында мин туктап калырга тиеш? Алар бит мине көтә! Минем җырымны көтә! Ярый ла, син кистереп кенә әйтәсең дә ул. Мин бит шалт итеп өзеп куярга яратмыйм, дим. Минем холкым башкачарак», — дигән ул. 

Инстачылар Зәйнәб Фәрхетдиновага: 

«Сез дә китсәгез, кем җырлар соң сәхнәдә? Болай да сирәгәя җырчылар»;

«Зәйнәб — Зөфәрсез, Зөфәр Зәйнәбсез булмый. Сез гомер буе икегез йөрисез. Тамашачының икегезне дә сәхнәдә күрәсе килә. Икегезнең берсе булмаса, аерылган аккошлар кебек»;

«Җырлагыз әле. Сез бит безнең горурлык»;

«Зәйнәб, сезгә сәхнәдән китәргә иртәрәк әле. Халык кемне тыңлар?» — дип язганнар.

Икенче төркем инстачылар, Зөфәр Билаловны ачуланып, комментарийлар калдырганнар. 

«Нинди тузга язмаганны сөйли ул Зөфәр абый? Нинди җитәр дигән сүз ул? Монда килделе-киттеле җырчылар сәхнәгә ябышып ята. Әнә аларга җитәр!»;

«Зөфәр абыйны барып, тиргәп кайтмый булмас! Үзе дә җырламый, сезне дә җырлатмаска җыенган», — ди алар. 

Бер инстачы Зәйнәб белән бәйле хатирәләрне искә төшергән. «2008 елда хастаханәдә ятканда бер хатын белән сөйләшеп киттек. Ул сезнең белән бергә укыган булып чыкты. Шулай бервакыт без төрмәгә концерт куярга бардык. Без чыгыш ясаганда, өч кеше кул чапты. Зәйнәб җырлагач, бөтен зал басып алкышлады, дип сөйләде ул. Сезнең тавышыгыз, жырларыгыз бик матур. Сәхнәне калдырып китмәгез», — ди виртуаль дусты Зәйнәб Фәрхетдиновага.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100