Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нинди тылсымлы туй!» — Чаллыда дельфиннар тренеры никахын үзенчәлекле итеп теркәгән

Яшь кияү кәләше янына дельфиннар белән йөзеп килгән.

news_top_970_100
«Нинди тылсымлы туй!» — Чаллыда дельфиннар тренеры никахын үзенчәлекле итеп теркәгән
https://www.instagram.com/dvorec_torzhestv/

Чаллыда бер пар никахларын үзенчәлекле рәвештә теркәгән. Алексей һәм Лиана Пешковларның бәйрәм тантанасы шәһәр дельфинариенда узган. Чөнки Алексей — дельфиннар тренеры. Сөйгәне белән язылышырга ул үзенең иң якын дуслары — дельфиннар белән бергә йөзеп килгән. Лиана да дельфинарий хезмәткәре. Бу хакта Чаллының Тантаналар сарае инстаграм сәхифәсендә хәбәр ителә.

Борынгы һинд ышанулары буенча, Кама дигән мәхәббәт Алласының иң яраткан хайваны — дельфин булган. Шуңа күрә бу мөлаем җан ияләре гаилә мөнәсәбәтләрендә гармония символы булып санала.

Инстачылар яшьләргә бәхет теләгән. , «Бик күңелле итеп үткәрдегез туегызны, сез булдырдыгыз! Ә дельфиннар безне баштанаяк су белән коендырды», «Мәхәббәтегез гомерлек булсын», — дип яза яшь парның дуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100