Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яңа Гасыр»ның элекке алып баручысы Миләүшә Сибгатуллина бәхетле булырга өйрәткән

«Бәхетле булуның мәҗбүри шарты - иртә тору», - дигән ул.

news_top_970_100
«Яңа Гасыр»ның элекке алып баручысы Миләүшә Сибгатуллина бәхетле булырга өйрәткән
Солтан Исхаков/архив

«Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина виртуаль дусларына бәхетле булу серләрен чишкән.

«Бер танышым, синең биткә кермим, язганнарыңны укымыйм, позитив артык күп диде әле. Депрессия, күңел төшенкелеге модага әверелеп бара! Инстаграм киңлекләрендә яңа пешеп чыккан «психологларга» менә дигән табыш инде «ник туганына» үкенеп йөрүчеләр!

Марафонга 8-9 мең күчерәсең дә гел «елмаеп» йөри торганга әйләнәсең! Безнең халык монысына бик ышанмыйдыр! Психологка йөрү татар менталитетына хас күренеш түгел! Бу максатларда күрше-күлән, дус-иш кулланыла. Бушлай бит!

Тирәннәнрәк уйлап карасаң, күңел төшенкелегенең зур гөнаһ икәнлеген аңласаң (инструкция — Коръән!), яшәү бик күпкә җиңеләя инде ул!

Минем техника:

1. Иртүк торам (бәхетле булу өчен мәҗбүри шарт!)

2. Көзгегә карап, авызны колакка кадәр ерып, башта үземә, аннан дөньяда яшәүче һәрбер җан иясенә бәхет телим!

3. Бик тәмле итеп (иртәнге аш нык тәмле булырга тиеш!) ашарга әзерлим.

4. Өстәлне бик матур итеп сервировать итәм, ризык тәмле дә, матур да булсын! (Бу шулай тиеш! Җиһан матурлыкны ярата!)

5. Аннан соң башкарган гамәлләргә аерым һәм тулырак тукталырга кирәк!

Рәхәт яшик, авырайтмыйк (хәдис), бай-бәхетле, сәламәт булыйк! Без барыбыз да моңа лаек кешеләр!» — дип язган.

«Миләүшә, сезнең язганнарны укыгач та күңелгә рәхәт булып китә», «Сезнеңчә тырышам, гел барып чыкмый. Хөрмәт итәм, сокланам», — дип язган инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100