Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Уралда иң кыйммәтле песине 10 миллион сумга саталар

15 килога кадәр авырлыкта булып үсә торган саванна песиләре 1,6 миллион сум тора.

news_top_970_100
Уралда иң кыйммәтле песине 10 миллион сумга саталар
https://pixabay.com

Чиләбедәге игъланнар сайтында бер песине 10 миллион сумга саталар. Бу турыда «Башкортстан» телекомпаниясе хәбәр итте.

Игълан авторы песине «Супер-кот!!!» дип кенә тасвирлаган. Аның уникальлеге нидә булуы әйтелми. Игъланны 23 гыйнварда куйганнар, аны 12 мең тапкыр караганнар. 

Чиләбедә бер песи баласын 7 миллион сумга саталар. Аны «дөньяда иң шәп песи баласы, акыллы, барысын да аңлый, хуҗаның муенына ятып йоклый һәм авырткан урыннарны дәвалый», дип тасвирлыйлар.

Зәңгәрсу төсле песи баласын 185 мең сумга саталар. 

Бүгенге көндә дөньяда иң кыйммәтле песи — саванна токымлы, ул Африка сервалы мәчесен йорт песие белән кавыштырып табылган. Саванна песиләре 15 килога кадәр авырлыкта була, аларны 1,6 миллион сум тирәсе акчага саталар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100