Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинова төркемендәге җырчы ыштансыз калган

Илнур Коләхмәтов хатынына туган көн котлавы яздырган.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинова төркемендәге җырчы ыштансыз калган
https://www.instagram.com/ilnurkulahmetov/

Илсөя Бәдретдинова төркемендәге җырчы, уен коралларында уйнаучы Илнур Коләхмәтов хатыны өчен туган көн котлавы яздырган.

Видеода ул костюмнан йоклап ята. Аны коллегасы Фәнзил Шәрифуллин «хатыныңның туган көне бит, бүләгеңне әйт» дип уята.

Илнур хатыны Айгөл Коләхмәтованы туган көне белән котлый. Яратуын әйтә. Төркиянең Кемер шәһәренә ике кешелек юллама алуын әйтә.

Борылып киткәндә аның эчке киемнән генә булуы күренә.

Котлау яздырырга ярдәм иткән төркемдәге коллегасы Фәнзил Шәрифуллин «видеоның ахыры юллама алдым, ыштансыз калдым дигәнне аңлата» дип язган.

Артистның хатыны Айгөл котлауны ошаткан: «Мин сине яратам», дип җавап язган.

Инстачылар да котлауга кушылганнар һәм ошатуларын белдереп канәгать смайликлар тезгәннәр.

«Шәп котлау», Креатив», «Азагы үтерде», «Ыштансыз» кебек комментарийлар да калдыручылар бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100