Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаев улына: «Минем концерт, синеке түгел»

Җырчы сәхнәдә нәни улы тыпырдап биегән видео куйган.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаев улына: «Минем концерт, синеке түгел»
Салават Камалетдинов

Фирдүс Тямаев куйган видеода нәни улының сәхнә артыннан чыгып, тыпырдап бии башлаганы күренә. Әтисе белән әнисе әйдәләүгә карамастан, сәхнәдән кереп китәргә уйламый да ул.

«Кер әле, дим. Кәрим улымны тыеп булмый. Казанга кайтарып җибәрәм әнисен дә, бәбине дә», - дип язган Фирдүс Тямаев.

Җырчының виртуаль дуслары кечкенә Кәримне хуплап алкышлаган.

«Шул хәтле музыкаль малай»;

«Алтын бөртек бит алар»;

«Менә шулай сәхнә артында үсә артист балалары»;

«Молодец, артисттан артист туа инде»;

"Тямай малае булсын да, бер әйтүгә генә, биемичә кереп китәр - көтеп тор, бигрәк тә шундый алкышлар булганда»;

«Алмагачның алмасы ерак төшми»;

«Нишләп керсен, ул бит Тямай»;

«Фирдүс 2 үскән»;

«Әй, йөрсен иде шунда сәхнәдә. Арыгач кереп киткән булыр иде әле. Бигрәк кәтүк бит әле»;

«Җырлый да башлар, әле бәләкәй бит. Сезгә охшаган инде, биеп тора, шикләнергә урын юк»;

«Бәләкәй Тямайчик! Әйттерә, әтисен уздыра. Гөнаһсыз сабый, исән-сау булсын», - дип комментарийлар калдырган тугры тамашачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100