Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вадим Захаров өченче тапкыр әти булачакмы?

«Интертат» сайтының инстаграмдагы сәхифәсендә күренекле татар язучысы Зәһид Мәхмүдинең вафаты турында пост куйгач, җырчы Вадим Захаров бик сәер комментарий калдырган иде.

news_top_970_100
Вадим Захаров өченче тапкыр әти булачакмы?
Салават Камалетдинов

Вадим Захаровка лентасында кайгылы хәбәр килеп чыгуы ошамаган, күрәсең. «Матур хәбәрләр генә куегез. Мәсәлән, Вадим Захаровның хатыны өченче баласын көтә», — дип язды ул.

Гадәттә, андый шатлыклы вакыйгалар турында артистлар үз сәхифәләрендә уртаклаша. Кайгы уртаклашу комментарийлары арасында шундый темага язылганны күрү беркадәр сәер тоелса да, Вадим Захаровка шалтыратып белештек. «Юк, дөрес түгел, мин шаярттым гына», — диде артист…

Лариса һәм Вадим Захаровлар ике кыз үстерә. Шуңадыр: «Монысы малай булыр инде», — дип җавап язды аңа бер инстачы.

«Вадим кызларыбызны бик ярата, өйгә кайткач, кызлар гел аның янында. Ул балаларга карата йомшак, ә мин таләпчәнрәк. Өйдә булганда бөтен вакытын балалар белән үткәрергә тырыша. Әмма мин аның өйдә тагын да күбрәк булуын теләр идем», — дип сөйләгән иде «Интертат»ка җырчының тормыш иптәше Лариса. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100