Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәлидә Бигичева: «Хәйдәр абыем вафат булгач, аның йортында булганым юк»

Хәйдәр Бигичевның сеңлесе «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында абыйсы һәм аның хатыны Зөһрә Сәхәбиева белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде.

news_top_970_100
Хәлидә Бигичева: «Хәйдәр абыем вафат булгач, аның йортында булганым юк»
Видеодан скриншот

«Алтын ай», «Изге ай» төркемнәре солисты, Хәйдәр Бигичевның сеңлесе Хәлидә Бигичева «Яңа гасыр» каналында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында абыйсы һәм аның хатыны Зөһрә Сәхәбиева белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде.

«Абыем Хәйдәр яшьтән үк юморист иде. Артистларга, дусларга һәм танышларга пародия ясый иде. Аларның йөрешләрен һәм сөйләм үзенчәлекләрен күрсәтә белде. Безне дә күрсәтә иде. Мин «абый, күрсәтмә инде» дип үпкәли идем. Үзебез тагын берәр артистны күрсәт инде дип аптырата идек. Аның бу таланты турында соңрак кына аңладык. Менә әзер номер, сәхнәдә чыгар дип әйтә идем. Әмма сәхнәдә аңа пародия белән чыгыш ясау килешмәс иде.

Абыемны үлемнән коткарып булыр иде. Дүрт сәгать хастаханәдә ярдәм булмагач, Аллаһ Тәгалә дә ала үз бәндәсен. Аның авыруын (тромб) табиблар аңлый. Алар җаваплылыктан, мин кагылганнан соң вафат булыр дип курыккан. Хәйдәр абый ятып, елап ярдәм итегез дип сораган. Әле бүген дә без шок хәлендә, аңлап бетермибез. Аннары шулай язгандыр, дибез.

Зөһрә ханым (Хәйдәр Бигичевның хатыны Зөһрә Сәхәбиева) 22 ел эчендә рәхәт хәлдә калмаганын аңлады. Без аңа сабырлык, җиңеллек кенә сорыйбыз. 22 ел үтте. Бу еллар эчендә аның абыемның туганнарын җыеп; бер генә елын да үткәрмәвен аңлап бетермибез. Беренче елын да өч көн алдан үткәреп, йөреп тормагыз инде, без үткәрдек, диде. Бу шокның дәвамы да бара бит. Ничек аңларга безгә? Абый китеп баргач, 22 ел эчендә аның яшәгән йортында бер генә тапкыр да булмадык. Аның уйнаган роялен, йоклаган урынын күрәсе килә, елап аласы, сөйләшеп утырасы килә. Туганнарын ник мәхрүм итәргә? Безнең ни гаебебез бар? Хәйдәр абыем киткәч, без тагын да якын булырга тиеш бит. Нинди генә адымнар ясамадык, әмма нәтиҗәсез. Әгәр мөмкинлек булса, күзенә карап сөйләшер идем. Ничек алай, ничек болай дип…

Аның рухына багышланган проект бар иде. «Синең хакың юк», - дигән сүз булды, аның җырын башкаручыларга да каршылык күрсәтә, киртәләр куеп тора. Гел каршылык күрсәттеләр, сулышымны кыстылар.

Авылда төп йортны музей итеп ясарга иде. Урамга аның исемен бирсәләр иде, клубка аның исеме бирелсә иде. Хәйдәр абыемның 22 ел йортына да керә алмыйбыз. Аның бер галстугы да безгә калмады. Музейга куярга әйберебез юк. Без шулкадәр газиз булып калдык», — дип сөйләде Хәлидә Бигичева.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100