420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
Элвин Грей (Радик Юльякшин) белән Эльбрус Джанмирзоев «Кайфую» дигән яңа җыр яздырган.
«Мин Эльбрус Джанмирзоев белән яздырылган яңа тректан кайф тотам! Ул бөтен музыка мәйданчыкларында бар инде», — дип уртаклаша Элвин Грей инстаграмда.
Ул инстачыларны видео төшереп Тик-токка куярга, аларны билгеләргә чакыра.
Дуслары җырчыларны котлый, «күптән көттек», «шәп булган», дип мактыйлар.