Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Ильвина әти-әнисе белән тулай торакта яшәгәнен һәм акчасыз вакытны искә алган

Ул беренче хезмәт хакына әнисенә тун алып биргән.

news_top_970_100
Җырчы Ильвина әти-әнисе белән тулай торакта яшәгәнен һәм акчасыз вакытны искә алган
https://www.instagram.com/_i_l_v_i_n_a_/

Җырчы Ильвина гаиләләре белән тулай торакта яшәүләрен һәм акча гел җитмәвен искә төшергән.

«Салават Фәтхетдинов труппасында эшләп алган беренче хезмәт хакыма әнигә тун сатып алдым. Мәктәпне тәмамлагач, 16 яшьтә мине эшкә алдылар.

Әмма минем карьерам 12 яшьтә башланган иде. Юк, мин сәхнәдә чыгыш ясамадым.

Минем үсмер вакытым кешеләрнең кредитка суыткыч, телевизор, караокелы музыкаль үзәк алган вакытына туры килде. Соңгысы бездә дә бар иде.

Әти-әниемнең хәлле дуслары минем җырлаганны тыңларга ярата иде. Миңа концерт өчен 1 мең сум бирәләр иде. Бу минем беренче эшләп алган зур акчам булды.

15 яшьтә мин ресторанга җырчы булып урнаштым һәм һәр көнне 19.00-23.00 сәгатьләрдә эшли идем. Әгәр банкетлар булса, соңгарак та кала идем һәм өстәмә 500-1000 сум эшли идем.

Өйгә таксида сирәк кайта идем, чөнки акчаны экономияли идем. Бик соңга калган вакытта әни мине такси белән алырга килә иде.

Мин бөтен акчаны өйгә алып кайтырга тырыша идем, чөнки әти-әнигә кредит түләргә булыштым, коммуналь хезмәтләр дә әз түгел иде.

Әнигә 40 мең сумлык тун алу безнең өчен проблема иде. Шуңа күрә мин мөмкинлек булу белән әнигә бүләк ясадым. Бу минем иң зур теләгем һәм хыялым иде», — дип искә алган җырчы.

Инстачылар да үзләренең беренче хезмәт хаклары турында язганнар.

«Хәтерлим ул тулай торакны. Урамга чыгар алдыннан гел берәрсенә тырнак ясый идең. Син тырыш, үҗәт», — дип язган җырчы Алинә Сафиуллина.

«Әйтмә дә инде, кызык вакытлар күп булды», — дип җавап биргән Ильвина.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100