Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева: «Йөкле булуымны ахырга кадәр яшереп йөрдем»

Әле ике көн элек кенә әни булган Гөлназ Асаева инстаграмда йөклелек чоры турында искә ала.

news_top_970_100
 Гөлназ Асаева: «Йөкле булуымны ахырга кадәр яшереп йөрдем»

«Кемдер минем йөкле икәнемне белсә дә, ә кемдер сизсә дә, бу хакта кычкырып йөрисем, белгертәсем килмәде. Хәзер дә кызыбыз тууы хакында язуларын укып-ишетеп торуы әллә ничек уңайсыз… Шулкадәр күп котлаулар, бүләкләр, барчагызга да бик зур рәхмәт… Дөресен әйткәндә, бала табуым ниндидер зур бер вакыйгага, «шумиха”га әйләнүен теләмәгән идем. Нәрсә булды - шул булды инде, үткән эшкә — салават.

Бүген без бик бәхетле. Безне сайлавың өчен рәхмәт, кызым. Кәнишне, тәҗрибәле әти-әниләрдән түгел инде без. Кем әйтмешли, бергә үсәрбез.

Аңлавымча, язылучыларым арасында әни кешеләр бик күп. Мин сезгә еш кына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәрмен әле. Үтенечемне кире какмассыз дип уйлыйм.Тагын бер кат рәхмәт. Ә хәзер киттем, «выписка”га әзерләнәм», — ди Гөлназ.

Язылучылары яшь парны әти-әни булулары белән котлый, бәләкәчкә сәламәтлек тели. «Яшереп бик дөрес эшләгәнсең, Гөлназ. Яман күзләр бик күп», «Молодец! Кайберәүләр кебек корсак тырпайтып, көне-төне мактанып, шоу ясап йөрмәдең. Ипле, тәртипле кыз син», «Мин йөзегезгә карап, йөкле икәнегезне сизгән идем», «Бөтен кеше белде бит инде, нүжәли Асаеваның бәби көткәнен белмәүчеләр дә булган», «О, Гөлназ! Синнән дә бай кеше бармы икән? Әни, ике әти, әти хатыны, кайнана-кайната… Бала кулыңа да тимәс әле», — дип язучылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100