«Качты» — ире авырып ятканда, Гөлназ Асаева җыенып чыгып киткән | intertat.tatar

«Качты» — ире авырып ятканда, Гөлназ Асаева җыенып чыгып киткән

«Рәхмәт, терәгем минем…» - дигән аңа Вилли.

Вильдан Шәмсетдинов инстаграм сторисларында авырып китүе турында сөйләгән.

Сөйгән ярлар авырганда, гадәттә, нишлиләр? Юк, юк, Гөлназ дару артыннан да чыгып чапмаган, Виллига мәтрүшкәле кайнар сөт тә эчертмәгән.

«Азрак салкын тидердем. Ә Гөлназ җыенды да, чыкты да китте. Качты. Рәхмәт, терәгем минем…» — дигән ул.

Бу хакта Иптәшләр.Татарлар телеграм каналы язган.