Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйсән Гыймаева президент хатыны ролендә:танышына мәгариф министры урынын тәкъдим итә

Җырчы төрле образларда видеолар төшерә, соңгысында ул президент хатыны образына кергән.

news_top_970_100
Ләйсән Гыймаева президент хатыны ролендә:танышына мәгариф министры урынын тәкъдим итә
Салават Камалетдинов

Җырчы Ләйсән Гыймаева президент хатыны булып уйнаган видео куйган. Аңа бертуктаусыз дуслары, туганнары шалтырата, президент хатыны булуы белән котлыйлар һәм йомышларын җиткерәләр.

«Балаңны элитный мәктәпкә кертергә кирәк? Керде дип сана инде, проблема юк»;

«Министр буласың килә? Нинди министр итәргә икән сине? Юк, юк Финанс министрлыгы буш түгел. Анда үзем булам. Әйдә мәгариф министры итәбез сине. Урман хуҗалыгы факультетын тәмамласаң соң? Нинди аерма бар?»;

«Балалар бакчасында урын кирәк? Ә юк инде, андый чүп-чар белән үз президентымның башын катырмыйм»;

«Исәнме, дустым. Сиңа исем кирәкмени? Ник атказанган, әйдә халык исемен бирәбез. Өч көн генә җырласаң соң… Мин сиңа дусмы, юкмы? Президент хатынымы мин, юкмы?!» — дип шалтыратуларга җавап бирә Ләйсән Гыймаева.

Бактың исә, ул төш күргән икән, «Будильнигың ярты сәгать шалтырый бит», - дип ире Булат Бәйрәмов уята.

Инстачылар Ләйсәннең осталыгына соклана, мөмкинлектән файдаланып, алар да үтенечләрен язганнар.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100