news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салаватның баянчысы Илфат Шәехов Татарстанның атказанган артисты булды!

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов баянчысы Илфат Шәеховка кичә Татарстанның атказанган артисты исеме бирелгән. Бу хакта ул үзенең Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте.

news_top
Салаватның баянчысы Илфат Шәехов Татарстанның атказанган артисты булды!
"Хөрмәтле дусларым! Сезнең белән куанычым белән бүлешәсем килә! Кичә, көтмәгәндә генә, концерт барышында Татарстанның атказанган артисты булдым!

Минем шушы кечкенә хезмәтемә шундый зур бәя биргәннәре өчен Президентыбыз Рөстәм Нургалиевичка, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына, җитәкчебез Салават Зәкиевичка, Ләйсән Рәсимовнага чиксез зур рәхмәтлемен! Алдагы көннәрдә, алдагы елларда да, Республикабызга, халкыбызга, милләтебезгә хезмәт итәргә ант итәм! 
 
Шулай ук зур рәхмәтем яраткан тамашачыларга, гаиләмә, дусларыма, коллегаларыма!" - дип язган Илфат Шәехов.

Танылган баянчыны колегалары, тамашачылар да котлаган: "Ысын күңелдән ҡотлайым, Илфат! Мәнфәғәтен күрергә яҙһын!", "күптән лаек син моңа, абзый!", "Сиңа әллә кайчан бирергә иде инде, алайса ике көнлек җырчыларга әллә кайчан бирделәр", - дигәннәр.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хөрмәтле дусларым! Сезнең белән куанычым белән бүлешәсем килә! Кичә, көтмәгәндә генә, концерт барышында Татарстанның атказанган артисты булдым! Минем шушы кечкенә хезмәтемә шундый зур бәя биргәннәре өчен Президентыбыз Рөстәм Нургалиевичка@rusminnikhanov Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгына @mincult_rt @irada.aiupova @nmtatarstan җитәкчебез Салават Зәкиевичка @salavat_fatkhutdinov_official Ляйсан Расимовнага @leisan_fat2807 чиксез зур рәхмәтлемен! Алдагы көннәрдә, алдагы елларда да, Республикабызга, халкыбызга, милләтебезгә хезмәт итәргә ант итәм! Шулай ук зур рәхмәтем яраткан тамашачыларга, гаиләмә, дусларыма, коллегаларыма!

Публикация от Ильфат Шаехов  (@ilshaeh)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар