Алсу Фазлыева Зәйнәп Фәрхетдинова исемендәге сыйныфта укыган

Татар эстрадасы җырчысы Алсу Фазлыева Зәйнәп Фәрхетдинованы туган көне белән котлап, аның исемендәге сыйныфта укыганы турында исенә төшергән. Бу хакта ул Инстаграм битендә язган.
"Зәйнәп апа минем өчен яраткан җырчы гына түгел, ә минем балачагым, мәктәптә уку елларым белән дә бәйле шәхес! Безнең класс җитәкчебез яраткан җырчысы буларак, сыйныфыбызның исемен дә Зәйнәп апа белән бәйләргә булдык. Әйе, нәкь шулай, Зәйнәп Фәрхетдинова исемендәге класс!!! Беренче тапкыр, Зәйнәп апага бу турыда әйткәч, шаклар каткан иде! Бездән соң 3 буын Зәйнәп апа исемен йөртте!

Ә иң истә калганы: соңгы кыңгырау көнне без стройда җырлап торганда, машиналарын кычкыртып, барыбызны хушка салып, бәйрәмгә кайтып төште Зәйнәп Апа белән Зөфәр абый. Зур артист кайтканны белеп, ничә минут эчендә авыл халкы җыелган иде", - дип язган Алсу Фазлыева.