"Музыкасы бик үк әйбәт түгел... әмма тавышы яхшы" - Илмира Нәгыймованың яңа җырына бәя

Илмира Нәгыймова яңа җыр яздырган. Кулланучылардан бәя алырга теләп, интернетта җырының бер фрагментын элгән.
"Көтеп калабыз!" "Уңышлар сиңа!" "Матур җыр!" дигән бәяләр белән бергә "Музыка не очень,не понятная...но голос шикарный. И слова красивые!" дигән хәбәр калдыручы да бар.
 
Илмира Нәгыймованың бу җырына үзегез дә бәя бирегез.