Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ләйлә Дәүләтова Элвин Грейга: «Ни тавышың, ни кыяфәтең юк. Нәрсәңне яраталар икән?»

Шагыйрә Элин Грей белән беренче тапкыр очрашканда нәрсә турында сөйләшүләрен язган.

news_top_970_100
Ләйлә Дәүләтова Элвин Грейга: «Ни тавышың, ни кыяфәтең юк. Нәрсәңне яраталар икән?»
Салават Камалетдинов

Ләйлә Дәүләтова дусты Элвин Грей белән беренче очрашуы турында инстаграмга язган. «Гадәттәгечә, мин ничек кенә вакытында килергә тырышсам да, соңга калдым. «Татарстан» кунакханәсе каршында очрашырга тиеш идек. Радик вакытында килгән, урамда мине көтә. Мин килеп җиткәндә аны кызлар сырып алган иде. Радикны җитәкләп, кызлардан алып качтым.

Турысын әйтә торган кеше буларак: «Радик, синең нәрсәңне яраталар икән? Ни тавышың, ни кыяфәтең юк?» — дип соардым. «Үзем дә аптыраем», — диде Радик, рәхәтләнеп елмаеп.

Бу реакциясе белән ул мине шаккатырды. Үпкәләмәде, кәефсезләнмәде. Киресенчә, үзеннән-үзе көлде бугай әле. Радикка карата симпатиям шунда уянды.

«Берәр шәп шигырь кирәк иде», — диде. «Кияүгә чык син миңа» ның текстын бирдем. Шунда ук ошатты.

Бүген бу сөйкемле, талантлы, җәнҗаллы егетнең туган көне. Котлыйбызмы соң?» — дип яза шагыйрә.

«Татар яшьләрен рәхәтләнеп татарча җырлатканы өчен генә булса да молодец ул», «Күпләр яратмаса да, миңа бу егетнең җырлары ошый. Үз тырышлыгы белән күтәрелде», — дип язган инстачылар.

«Дөрес әйткәнсез, ни кыяфәте, ни буе юк. Ни тавышы, ни моңы юк. Үзенең җыры юк, ни сөйләшә белми. Бер кешедә күпме «талант», «Элвинның иҗатына килгәндә, бер генә үзе иҗат итеп җырлаган җырын да белмим. Җәнҗаллар яратучы буларак танылган шәхес. Мин синең иҗатыңны яратам, Ләйлә», — дип тә язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100