Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сираева: «Бар яклап каравыл кычкырырлык көннәрем булды»

Җырчы күңелендә йөрткән авыр хатирәләре белән уртаклашкан.

news_top_970_100
Гөлназ Сираева: «Бар яклап каравыл кычкырырлык көннәрем булды»
Александр Эшкинин

Җырчы тузганактан тәкыя үреп кигән фотосын куйган. «Заказга тәкыялар үреп сатам! Кыйбат түгел! Шалтыратыгыз!» — дип шаярткан ул.

Аннары тормышының авыр мизгелләрен искә төшергән.

«Тиздән әле менә җиләк-җимеш вакытлары җитәчәк, Алабуга - Мамадыш тирәсендә шәп була ул җиләк. Булмады түгел, булды, җиләк-җимеш сатып, көн күргән вакытлар. Әни үлгән ел… Әйбәт кенә эшләп йөргән җиреннән, якты киләчәккә өмете калмаган әти эшеннән китте. Мин, җырчы булырга хыялланган, яңа гына институт тәмамлаган яшь белгеч (профессиям - вокал укытучысы, хор җитәкчесе). Энем (урыны оҗмахта булсын) 19 яшьтә, шулай ук төпле эш урыны юк.

Бар яклап «каравыл» кычкырырлык, кыскасы. Ярар әле бакча тулы карлыган, чия пешә. Җыябыз да Минзәләнең ликер-аракы заводына илтәбез, җыябыз да илтәбез. Күпмедер акча бирәләр инде, хәтерләмим.

Әле бит йөргән егетем белән өйләнешергә планлаштырып йөргән вакыт. Аның да эшеннән китеп, әле яңа эшкә урнаша алмаган вакыты…» — дип искә төшергән җырчы.

Инстачылар арасында да җиләк җыеп тапшыручы бар икән. «Тиен акча бирәләр иде», - дип искә төшергән ул. «Башкасы булмаганда ярыйсы кебек тоела иде», - дип җавап язган җырчы.

«Мондый кайгылар күргәнсең дип уйламый идем»;

«Барлык авырлыкларны жиңеп чыккансың. Моннан соң да Ходай ярдәменнән ташламасын», - дип тә язган виртуаль дуслары.

Җырчының гүзәллегенә дә соклануларын белдергән тугры тамашачылар. «Шулкадәр чибәр, ник кияүдә түгел син?» — дип кызыксынган берәү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100