Җырчы Чәчкә коену сезонын ачкан: «Тәнгә меңләгән энә кадалган кебек булды» | intertat.tatar

Җырчы Чәчкә коену сезонын ачкан: «Тәнгә меңләгән энә кадалган кебек булды»

Ул су кергәне төшерелгән видео куйган.

Җырчы Чәчкә Зәңгәр күлгә барып, су коенып кайткан һәм инстаграмда үз сәхифәсендә хис-кичерешләре турында язган.

«Су 4 градуслы, тәнгә меңләгән энә кадалган кебек була. Аннары кан йөгерә башлый. Шәп! Яңадан туган кебек булдым! Сез дә вакыт табып, шунда барып коенып кайтыгыз. Вәт рәхәт анда!» — дип кызыктырып язган җырчы.

Чәчкәнең виртуаль дуслары аның бу адымына, буй-сынына, йөзә белүенә соклануын белдергән.

«Суык бит», «Зәңгәр күл кайда ул?», «Текә», «Йөзә белгәч, рәхәт инде», «Безнең тирәдә генә булгансыз, яраткан җырчымны күрә алмый калганмын» дигән комментарийлар да калдырганнар.