Андрей Малахов гаиләсен күрсәтте

Инстаграмда Андрей Малахов гаиләсе белән төшкән фотоны куйды.
Озак еллар дәвамында Беренче каналда "Пусть говорят" тапшыруын алып баручы, күптән түгел генә Россия каналына күчкән телевидение йолдызы Андрей Малахов хатыны һәм баласы белән төшкән фотоны инстадусларына күрсәтте.

Фотодан аңлашылганча, Малаховлар гаиләсе сайлаудан кайтып килә.