Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Лилия Хәйруллина белән Римма Никитина «электричка»да концерт куйган

Инстачылар бер җырчыны моңлы, икенчесен моңсыз дип бәяләгән.

news_top_970_100
Лилия Хәйруллина белән Римма Никитина «электричка»да концерт куйган

Лилия Хәйруллина белән Римма Никитина «электричка»да концерт куйган. Башка вагоннардан пассажирларны чакырсалар да, тамашачылар санаулы гына булган.

Видеода Лилия моңлы итеп җырласа, Римма күбрәк баш киемен селкеп тора.

Инстачылар «молодцы, кызлар», «бу вагонда рәхәтләнеп утырып йөрер идем», «Казан-Кукмара электричкасына утырасыгыз калган. Анда кул да чабырлар, басып биерләр, кушылып җырларлар иде», дип язып калдырган.

Аннары виртуаль дуслар җырчыларга аерым бәя бирүгә күчкәннәр.

«Лилия, афәрин! Моңлы татар җырларын башкарган өчен 10000 балл сиңа», «Лилия җиңүче», «Лилиянең тавышы әнисенеке кебек», «Лилия ут», «Лилия тавышыгыз моңлы», дип үсендергәннәр җырчыны.

«Лилиянең тавышы Фәридә Кудашеваныкына охшаган», дип язучыга: «Фәридә Кудашева кебек җырчы тумаган әле, сез аның моңын игътибар белән тыңлагыз, андый тавыш юк», - дип җавап биргән берсе.

«Бүрек очып китә дип торам», «Җырлый белмәгәч, нидер эшләп торырга кирәк бит, шуңа болгый, ахры», «Бу Римма җырчымыни, моңы юк бит», — дип тә язган инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100