Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәтхетдинова белән Зөфәр Билалов фермада мәхәббәт аңлатышкан

Җырчылар яшь чакта төшерелгән телевизион спектакльдән өзек куйганнар.

news_top_970_100
Зәйнәб Фәтхетдинова белән Зөфәр Билалов фермада мәхәббәт аңлатышкан
Михаил Захаров

Зәйнәб Фәтхетдинова белән Зөфәр Билалов яшь чакта төшерелгән телевизион спектакльдән өзек куйган. Анда аларның яшь чаклары. Зәйнәб сыер савучы, Зөфәр ферма мөдире ролен уйнаган.

Спектакльдән өзектә Зөфәр: «Зәйнәб, бүген клубта депутат белән очрашу була. Чыгасыңмы?» - дип сорый.

«Белмим әле, бик арымасам, чыгармын», — дип җавап бирә Зәйнәб.

Аннары аларның «уйлары очраша». Зөфәр: «Зәйнәп, син мине яратасыңмы?» — дип сорый. Зәйнәб тә уйлары аша: «Яратам, Зөфәр», - дип җавап бирә.

Җырчыларның виртуаль дуслары спектакльне ошаткан.

«Матур кино. Яшь чаклары…»;

«Менә ничек матур сез монда, бик килештереп уйныйсыз. Иҗат чишмәгез гел кайнап торсын, мондый кинолар күбрәк һәм озынрак булсыннар иде»;

«Ак кием, ак яулык бик килешле».

«Бик килешә үзегезгә, бәлки сыер фермасы ачып җибәрергәдер», дип тәкъдим иткән бер акыллысы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100