Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тормышымны җиләк-җимеш белән генә баллы итәм» - Диләдән дөрес туклану киңәшләре

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина инстаграм сәхифәсендә виртуаль дусларының сорауларына җавап бирде. Инстачыларны дөрес туклану мәсьәләсе кызыксындырган.

news_top_970_100
 «Тормышымны җиләк-җимеш белән генә баллы итәм» - Диләдән дөрес туклану киңәшләре
Салават Камалетдинов

Дилә Нигъмәтуллина дөрес туклана башлаган.

«Составында шикәр булган ашамлыкларны ашамыйм. Тормышымны җиләк-җимешләр белән генә балландырырга тырышам. Кайчандыр камыр ашларыннан башка үземне күз алдына да китерми идем, ә хәзер аларга бөтенләй исем китми. Ипи дә ашамыйм. Онсыз һәм шикәрсез тортлар пешерәм. Киптерелгән җимешләр һәм бал ашыйм. Соңгы вакытта бик тәмле һәм файдалы горчица мае кулланабыз. Иң яраткан ризыгым — ул авакадо, җиләк, банан, чикләвекләрдән һәм кокос сөтеннән ясалган смузи», — дип язган җырчы.

Диләнең көнлек рационы белән дә кызыксынган бер инстачы.

«Иртәнге аш: авакадо, җиләк, банан һәм кокос сөтеннән ясалган смузи. Көндезге аш: яшелчәләрдән торган шулпа, пешкән кәбестә.

Икенче төшке аш: кишерле запеканка. Кичке аш: чөгендер һәм сарымсак белән салат, балык», — дип җавап биргән җырчы.

«Спорт белән күптәннән шөгыльләнәсеңме?» — дигән сорауга Диләнең җавабы мондый:

«Һәрдаим физик күнегүләр ясарга тырышам. Фитнес белән инде биш ел шөгыльләнәм».



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100