Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сабыйга күз тидергәнсез» - Рөстәм Нәбиевне баласының авыруында гаеплиләр

Паралимпияче, блогер, Башкортстан егете Рөстәм Нәбиевның яңа туган кызы реанимациягә эләккән. Ул бу хакта үзенең Инстаграм битендә хәбәр итте.

news_top_970_100
«Сабыйга күз тидергәнсез» - Рөстәм Нәбиевне баласының авыруында гаеплиләр
https://www.instagram.com/rustam_nabiev92

Әминә 24 гыйнварда дөньяга килде. 18 февральдә аны хастаханәгә салганнар. Рөстәмнең сүзләре буенча, табиблар сабыйның хәлен авыр дип бәяли.

«Әминәдә пневмония, аңа көчле антибиотиклар бирәләр. Индира белән сабый түләүле хастаханәдә яталар. Хастаханәдә яту тәүлегенә 12 меңгә төшә. Мин үзем шулай теләдем, якыннарымның башка авырулар белән бергә ятуларын теләмим. Монда алар өчен аерым палата», — ди Рөстәм Нәбиев.

«Сиңа әле 26 көн генә булса да, шундый сынаулар белән көрәшәсең. Тик бу вакытлыча гына. Авырлыкларны түзеп үткәреп җибәрергә кирәк. Барысы да яхшы булыр, кызым! Безгә әти-әни буларак җиңел түгел. Балаларның авырганнарын күрү — бик авыр. Иң мөһиме – эмоцияләргә һәм паникага бирелмәскә. Язмыш — бик әйбәт укытучы, ул безне күп нәрсәгә өйрәтте. Безнең иммунитет формалашты инде, сынауларны безнең гаилә җиңеп чыга ала.

Сездән бик күп җылы теләкләр килә. Сезнең энергияне тоям, күрәм. Рәхмәт сезгә, гаиләм!» — дип язган Рөстәм Нәбиев инстаграм битендә.

Рөстәмнең әлеге язмасы астында инстачылар 7 меңнән артык комментарий калдырган.

«Белгән догаларны укып торабыз.Тизрәк терелсен кояшкай», — дип язган җырчы Гүзәл Уразова.

«Аллаһ тизрәк тернәкләнергә көч бирсен, брат!» — дип комментарий калдырган Әбри Хәбриев.

Кайбер инстачылар яшь әтине нарасыйны 40 көне тулмыйча кешегә күрсәтүдә гаеплиләр.

«Яңа туган баланы 40 көн тулмыйча күрсәтергә ярамый, ә сез бала табу йортыннан кайтуга өй тулы кеше чакыргансыз», «Бик иртә күрсәтә башладыгыз, догалар укып тизрәк сәламәтләнүен сорагыз», «Без 21 гасырда яшибез, нигә тузга язмаган нәрсәләр язасыз, баланың әти-әнисенә болай да авыр», «Күз тиюдән пневмония белән авырмыйлар, юкны сөйләмәгез», «Күз тидергәнсез», «Төрле хорафатларга ышанмагыз, зинһар, барлык балалар да авырый, тизрәк сәламәтләнегез», «1976 елда бернинди социаль челтәрләр булмаган, мине беркемгә дә күрсәтмәгәннәр, тик мин барыбер пневмония белән авырдым, шуңа тынычланыгыз, бу вакытлыча сынау гына, сәламәт булыгыз», — дип яза блогерның виртуаль дуслары.

Ә кайбер инстачылар нарасыйны мунча керткән өчен тәнкыйтьлиләр. «Мунча бик куркыныч нәрсә!», «Нигә яшь баланы мунчага алып барырга», диләр.

Тебе всего лишь 26 дней от роду, а на твои плечи уже возложили такие испытания. Ну ничего, это временные трудности. Их нужно просто пройти, перетерпеть. Все будет хорошо, доченька ? ⠀ Конечно, как родителям, нам очень не легко. Видеть как болеют дети - это тяжело, а когда болеют твои дети - ещё тяжелее. Но самое главное - это не поддаваться эмоциям, панике. Жизнь хороший учитель и она нас научила многому. Поэтому у нас уже выработался некий такой иммунитет и такие испытания наша семья проходит, как орешки щёлкать ?? ⠀ Получаю сотни и сотни сообщений со словами поддержки. Я все это чувствую. Я все это вижу. Спасибо Вам, семья??

Публикация от ▪️◾️◼️RUSTAM NABIEV ◼️◾️▪️ (@rustam_nabiev92)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100