Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинова авырый: «Тизрәк аякка басасы иде…»

Җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова авырганда «Доширак» ашы ашарга ярата икән.

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдинова авырый: «Тизрәк аякка басасы иде…»
"Татар-информ" архивы

Зәйнәб ханым ютәл һәм томау белән интегә икән. Инстаграмда ул үзенең кайбер дәвалану серләре белән уртаклашкан. Авырган вакыттагы сәер бер гадәте турында да әйткән.

«Алла боерса авызымны ерып, матур күлмәгемне киеп, берни булмагандай 20нче гыйнварда узачак «Балалы солянка» да катнашасым бар… Ә әлегә бар да яхшы булыр дип ышанып, дәваланам.

Дуслар, директка күп кенә киңәшләр дә язгансыз, рәхмәт сезгә! Безнең организм химиягә нык ияләшкән, дарусыз булмый шул. Чирләгән вакытта дарудан да кадерлерәк берни юк. Күп нәрсәгә ияләшеп булмый дисәләр дә, ияләшәсең… Аяктан егыласы килмәсә, даруын да кимерәсең!

Үскән чакта иң яхшысы мәтрүшкәле сөтле чәй иде кебек, бик каты авыртмасаң гына. Юкә балының да файдасын күрәм, ләкин аны күп кабырга ярамый, көнгә ике чәй калагы җитә.

Иммунитетны миләш белән күтәрергә киңәш бирәләр монда, файдасын күргәнегез бармы?

Уф, мин бит ерык авыз, яратмыйм авырырга.

Тизрәк аякка басасы килә…

Үзегезне саклагыз! Авырмагыз!» — дип язган Зәйнәб ханым.

Сәер гадәтенә килгәдә исә, ул авырганда «Доширак» ашы ашарга ярата икән. «Авырый башладым исә, шуны ашыйсым килә. Ул минем өчен „лечебный“. Сез дә шулаймы ул?» — дип сорау биргән җырчы.

Гадәттә, чирләгәндә берни дә ашыйсы килми яисә нинди дә булса җиләк-җимешкә күңел тарта дип белә идем. Дөресен әйтим, мондый хәлне минем әле беренче ишетүем.

Инстадуслары җырчыга бары тик изге теләкләр теләгән. «Узгынчы чирләр булсын», «Тизрәк терелегез», «Күз тигәндер сезгә», «Еллар үткән саен Зәйнәб апа чибәрләнә, матурлана гына», «Хәзер дару ашамасаң, авыруны җиңеп булмый», «Бар да яхшы булыр», — кебек комментарийлар язганнар, халык медицинасыннан төрле киңәшләр дә калдырганнар. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100