Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сахалин татарлары түбәсенә кадәр кар астында күмелеп калган машиналарын күрсәтте

Видео авторы берничә сәгать кар чистартуын сөйли.

news_top_970_100
Сахалин татарлары түбәсенә кадәр кар астында күмелеп калган машиналарын күрсәтте

Сахалин һәм Курил татарларының инстаграмдагы сәхифәсендә табигый гарасат видеосы чыкты.

Бу көннәрдә төбәктә циклон булды, кар-бураннар котырган иде, биредәге шәһәрләрне кар басты.

Видео авторы машинасын казып алырга килүен сөйли. «Көньяк Сахалин шәһәре. 15 гыйнвар. Машинамны казып алырга килдем», — ди ул.

Кадрларда тулысынча кар күмеп киткән машина күренә, урамнарда зур кар көртләре, тар гына юллар ачылган.

«Тоткынлыктан чыгар өчен трактор көтәбез», — ди ул.

Биредә бар кеше кар көрәргә чыкты. Хәтта коляскада утыра торган инвалид егет тә кулына көрәк алган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100