news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салкында «кайный» башлаган диңгезне видеога төшергәннәр

Су температурасы һава температурасыннан югары булганда, парга әйләнү күренеше барлыкка килә.

news_top
Салкында «кайный» башлаган диңгезне видеога төшергәннәр
https://pixabay.com

Одесса шәһәрендә урамда суыклар башлангач, «кайный» башлаган диңгезне видеога төшергәннәр. Бу кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Гадәти булмаган табигый күренеш сурәтләнгән видеода су өстеннән пар күтәрелүе күренә. Диңгездә шактый каты җил исә, пар булгач, күз күреме дә начар.

Су температурасы һава температурасыннан югары булганда, парга әйләнү күренеше барлыкка килә. Видео төшерелгән иртәдә Одессада диңгез буенда һава температурасы -15 градус, ә су температурасы 6 градус булган, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар