Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Радик, син үз акылыңдамы?» - Радик Юльякшин этен «яхшы кулларга» биреп җибәргән

Җырчы тетрәндергеч видеокадрлар белән уртаклашты.

news_top_970_100
«Радик, син үз акылыңдамы?» - Радик Юльякшин этен «яхшы кулларга» биреп җибәргән

Радик Юльякшин-Элвин Грей үзенең этен «яхшы кулларга» биреп җибәргән. Ул эте белән хушлашу мизгелен — тетрәндергеч кадрларны сториска элеп куйган.

Видеороликта эт турында «акыллы, әйбәт» дип язылган. Эт Радик Юльякшин янәшәсендә бәйдә бара. Алга таба «аңа анда яхшырак булачак» дигән язу пәйда була. «Дустыбызны яхшы кулларга бирәбез. Чаллыга. Без анда еш булабыз!» — ди җырчы һәм кыланып башларын болгап куя. Шулвакыт аста «кызганыч» дигән язу да чыга.

Радик этен машина кузовына өстери, эт, хуҗасыннан аерыласын аңлап ахрысы, карыша, аның керәсе килми. Җырчы этне көч белән өстерәп алып керә һәм шул урында видео өзелә.

Иптәшләр телеграм-каналында «Радик үзенең этен „яхшы кулларга“ биреп җибәргән. Һәм ни өчендер үзәк өзгеч бу кадрларны сториска куйган. Радик, син үз акылыңдамы?» - дип язылган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100