Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балачак бетте» - Айсылу Габдинованың дәү әнисе вафат булган

Җырчы әбиен яратуы турында өзгәләнеп язган.

news_top_970_100
«Балачак бетте» - Айсылу Габдинованың дәү әнисе вафат булган
«Татар-информ» архивы

Айсылу Габдинованың дәү әнисе вафат булган. Ул аны картәни дип йөрткән.

«Картәнием… Картәниемушкам…

Үзем рульга утырып кайттым машинамда, беренче тапкыр, юлы ай-хай ерак… Ләкин син генә каршы алмыйсың… Уты сүнгән тәрәзәләр, син чыкмыйсың…

Үзәкләр өзелә. Әле бит яңа гына мәтрүшкә жыйдык, жиләк булмасмы дип күпме эзләдек, син таптың, әлбәттә, дөньядагы иң тәмле пирожкиларны пешердең. Бу саубуллашканда, нигәдер, мин сине аеруча нык кочакладым, нәрсәдер сизенгән кебек…

Мине гел сиңа охшагансың диләр иде. Әле ышанмыйм, менә-менә күрешербез кебек, тавышың колакта яңгырый. Ләкин син меңгегә киттең, безне ятим итеп…

Сине ничек яратканымны да әйтеп өлгермәдем бит! Бик яратам, бик… Күңелем синең яныңда тынычлана иде. Бер генә юанычым бар — сиңа анда яхшырак hәм тынычрактыр дип үземне юатам…

Балачак бетте… Авылда өйдә беркем көтми бүтән. Картәнием, син мәңгегә йөрәгемдә, күңедемдә, яратам!», — дип өзгәләнеп язган җырчы.

Инстачылар да хатирәләргә бирелеп әбиләрен сагынулары, йортлар бушап калуы турында сыкранып язган. Шулай ук алар җырчыга кайгы уртаклашу сүзләре язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100