Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Нинди җавапсыз кеше!» - Римма Никитина 38,9 температура белән банкетта җырлаган

Инстачылар җырчының әлеге адымы акылсызлык булу турында язалар.

news_top_970_100
«Нинди җавапсыз кеше!» - Римма Никитина 38,9 температура белән банкетта җырлаган
Михаил Захаров

Җырчы Римма Никитина, температурасы булган килеш, юбилейда чыгыш ясаган. Ул бу хакта үзенең инстаграмында язган. «Температурам 38,9 булса да, тамашачы арасына елмаеп чыгам. Аңлавыгыз өчен рәхмәт. Ничек бар — шулай», — дигән ул. 

Аннан алдагы постында Римма Никитина бер атна температура белән өйдә ятуы турында әйтә. 

Инстачылар, җырчының әлеге адымы акылсызлык булуны искәртеп, күпсанлы комментарийлар калдырганнар.

«Без тәүлек буе эшләп, кеше гомерләре өчен көрәшәбез. Ә сез пандемия вакытында температура белән банкетларга йөрисез», — дип язган бер ашыгыч ярдәм фельдшеры.

«Короновирус вакытында температура белән халык арасына чыккансыз»;

«Сез үз акылыгыздамы? Ә ковид булса?»;

«Нинди җавапсыз кеше»;

«Башкаларны сакларга кирәк! Бездәге бер чарага мулла температура белән килгән иде. Башкаларга да йоктырды. Ун көн эчендә арабыздан ике кеше якты дөнья белән хушлашты. Мондый мөнәсәбәт белән без бу чирне беркайчан да җиңә алмаячакбыз», — дип язганнар алар. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100