news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алинә Заһитовага патшабикә букеты - «миллион ал роза» бүләк иткәннәр

Инстачыларны фигуристкага миллион ал роза бүләк итүченең кем булуы кызыксындырган.

news_top
Алинә Заһитовага патшабикә букеты - «миллион ал роза» бүләк иткәннәр
https://www.instagram.com/azagitova/

Олимпия чемпионы Алинә Заһитовага бик зур кәрҗин белән чәчәк бүләк иткәннәр. Спортчы матур фотоларын үзенең инстаграм сәхифәсенә урнаштырган. 

Инстачыларны фигуристкага «миллион ал роза» бирүченең кем булуы кызыксындыра. Бер төркем инстадуслары Алинәне фанаты сөендергән дип уйлый, икенчеләре — сөйгәне бүләк иткән дип фаразлый. 

Спортчы өчен чын күңелдән сөенеп комментарийлар калдыручылар да күп булган. «Алинә — син моңа лаек. Сине бик күпләр ярата. Бәхетле бул», «Фигуралы шуу патшабикәсенә — патшабикә букеты», «Бу букетны чын ир-ат бүләк иткәндер», «Искиткеч», «Үзең дә чәчәк кебек», — дип яза аның виртуаль дуслары. 


Посмотреть эту публикацию в Instagram

??

Публикация от Alina Zagitova (@azagitova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар